Лилия КАШАПОВА

ЯШЬЛЕК ТАҢЫНДА

Ак күгәрчен тотып туй көнендә
Очырдык без  яшьлек таңында.
Ак канатлы иң саф, иң шат көннәр
Искә төшә тагын, тагын да.

Хыялларның бергә йөзгән чагы,
Тормышларның гүзәл мизгеле.
Син бүген дә минем өчен кояш,
Галәм бүләгенең бер гөле.

Гөл-чәчәгем, кочам, күккә очам,
Мәхәббәтем, иркәм, юлдашым.
Сиңа бүләк булсын йөрәк җырым,
Бердәнберем, бәгьрем, кояшым!

 

НАЗЛЫ ЯЗЛАР


Назлар тулы язлар дулкыны
Алып кереп китте диңгезгә.
Әллә  дауыл, әллә упкын анда-
Әйтеп бирче шуны син безгә.

 

Көттем сине, ә син килмәдең,
Йөрәк тибешемне сизмәдең.
Аңламадың минем хисләрне,
Синнән башка инде нишләрмен.

Гашыйк дулкынында йөздек без -
Мәхәббәт ул чиксез бер диңгез,
Тик чишми ул серен беркемгә,
Үзе әйди сине иркенгә.

Назлар тулы булды язларым,
Кочагыңа алып назладың.
Күзләремә карап сөям дидең,
Елмаюың күреп алдандым.