Анвар ШАРИПОВ

КАР КЫЗЫ

 

Кар кунган  якаларыңа,

Кар кунган иңнәреңә.

Теләгем шул: насип бул син

Бары үз  тиңнәреңә.

 

Кар кунган  синең  башлыкка,        

Һәм чигә  чәчләреңә.

Гашыйк  булдым мин шул  чакта

Керфегең бәсләренә.

 

Кар кызы булып киләсең

Минем каршыларыма.  

Дәва булыр  микән бу кар

Йөрәк  ярсуларына.

 

Карны эретер идем мин,

Кочакка  керсәң әгәр...

Кояш чыкты – эретер инде,

Күк  йөзе дә зәп-зәңгәр.