Фәния ГАБИДУЛЛИНА
ТӨШЛӘРЕМНӘН ГЕНӘ ЮГАЛМА
Сагынуларым булып кайтасыңмы,—
Көн дә сине төшләремдә күрәм.
Ник әйттем соң юксынырлык булгач:
"Сине түгел, башка берне сөям"...
Томан арасыннан елмаясың,
Күзләреңдә сөю уты һаман.
Йөгереп барып кочаклыйсы иде,
Тик арада ята куе томан.
Үкенүләрем булып керәсеңме
Төшләремә минем кабат-кабат.
Күңелемнең бер ярсу чагында
Үзем әйттем:"Башка берне ярат!"
Хәзер менә сагынып көтеп алам,
Төшләремдә елмай кабаттан.
Күкрәгеңә ятып елар идем...
Ни кызганыч, инде таң аткан.
МАЯГЫМ БУЛ
Мин бәхетле, —
Яннарымда тик син булсаң.
Иңнәремдә
Кулларыңның көчен тойсам.
Мин өметле
Күзләреңдә нурлар күрсәм,
Шул нурларда
Йөрәгемә юллар үрсәң.
Сабыр идем.
Ашкынырга син өйрәттең.
Салкын идем, —
Учагымда куз көйрәттең.
Иркәләмә, —
Назга туймас сабый иттең.
Үпкәләмим, —
Көлгә калып янып беттем.
Мин гашыйкмын
Гайрәт ташкан буй-сыныңа,
Тик ашыкмыйк
Сихри хискә буйсынырга.
Чуалтырбыз
Сихри серле ул йомгакны.
Югалтырбыз
Бергә йөрер ул сукмакны.
Мин табынам
Синең сүзгә, назга, моңга.
Юк, абынмам,
Булсаң маяк ул упкында.